news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Шәрәпҗан белән Фифунья турында: «Берсеннән-берсе оста»

Тамашачы бу видеоның дәвамы булырга тиешлеге турында язган.

news_top
Инстачылар Шәрәпҗан белән Фифунья турында: «Берсеннән-берсе оста»
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/

Рамил Шәрәпов белән Ләйсән Гыймаева үзләре уйлап тапкан образларында концерт залында очрашкан.

«Шәрәпҗан белән Фифуньяның беренче очрашуы. Дәвам итикме?» - дип язган Ләйсән Гыймаева үз сәхифәсендә куйган видео янына.

Аларның беренче очрашулары инстачылар күңеленә хуш килгән. Комментарийларда аларның берсеннән-берсе оста булуы, уйлап табу осталыклары, икесе бергә уйнаулары тагын да кызыграк булуы, "Оскар" премиясе бирергә кирәклеге, ясалмалык булмавы турында язып калдырганнар.

Геройлар уйлап тапкан «эшләпәтәк, Шәрәҗан, не туда сидан, Сушёный Шварценеггер» кебек яңа сүзләрдән халык көлеп кинәнгән.

Тамашачы бу очрашуның дәвамын көтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар