news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Салават Миңнехановның иртәнге аш әзерләвеннән гаеп тапкан

Җырчы иртәнге ашка ит белән йомырка кыздырган видео куйган.

news_top
Инстачылар Салават Миңнехановның иртәнге аш әзерләвеннән гаеп тапкан
Александр Эшкинин

Җырчы Салават Миңнеханов иртәнге ашка йомырка белән ит кыздырган видеосын куйган.

Инстачылар кәефсез уянган бугай, гаеп эзләргә дә тотынганнар:

«Нинди иртәнге аш инде ул ит белән йомырка?»

«Банкасы юкмыни кәбестәне салып куярга?» — дип язган алар.

Барыбер күпчелек җырчыны яклап чыккан, үзе пешереп ашавын мактап та алганнар: «Һәр ир-ат та үзе пешереп ашамый», «Кыланып тормый, ничек бар шулай күрсәтә», «Ул кәбестәне ашыкканда үзебез дә пакеттан гына ашыйбыз инде, әмма үземне әдәпсез кеше дия алмыйм», «Тәлинкәдән ашадың ни, пакеттан ашадың ни, иң мөһиме - тамагы тук булсын. Молодец, Салават! Икенче юлы чиләктән ашап күрсәт».

Инстачылар видеоны да карап бетермичә комментарий язып калырга ашыга. Җырчы кәбестәне пакеттан кашык белән алып, тәлинкәгә сала.

«Әллә сездә видеода башкача күренәме?» — дип аптыраган бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар