news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Салават Миңнехановның хатынының ишек төбендә намаз укуына шаккаткан

Җырчы якыннарының намаз укыганын видеога төшергән.

news_top
Инстачылар Салават Миңнехановның хатынының ишек төбендә намаз укуына шаккаткан
«Татар-информ» архивы

Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлемнең намаз укыганын видеога төшергән. Видеода иҗади парның кызлары Мәдинә дә намаз уку хәрәкәтләре ясый. «Сөбханалла. Өйрәнә бит әкрен генә», — дип язган җырчы.

Инстачыларның бер өлеше нәни Мәдинәгә сокланса, икенчеләре аларның ишек төбендә намаз укуларына шаккаткан.

«Ник ишек төбендә укыйсыз? Залда урын юкмыни?», «Шундый зур өйдә намаз укырга урын юкмы?» — дип язучыларга: «Намазны урамда да укырга ярый», — дип җавап язган Салават Миңнеханов.

«Бик тиз укып бетерделәр. Видео өчен генә укыдылар ахры», - дип язган инстачыга икенчесе җавап язган, намаз тәртибен белүчеләр аңлагандыр, бу тәмамлау вакыты, дип җавап язган икенчесе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар