Инстачылар Салават Миңнехановның хатынының ишек төбендә намаз укуына шаккаткан
Җырчы якыннарының намаз укыганын видеога төшергән.
![Инстачылар Салават Миңнехановның хатынының ишек төбендә намаз укуына шаккаткан](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/8/1/74143f468d76496fb50809c4f11bab1a0f749225b0d3e9ba983acb5e5d0e.jpg)
Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлемнең намаз укыганын видеога төшергән. Видеода иҗади парның кызлары Мәдинә дә намаз уку хәрәкәтләре ясый. «Сөбханалла. Өйрәнә бит әкрен генә», — дип язган җырчы.
Инстачыларның бер өлеше нәни Мәдинәгә сокланса, икенчеләре аларның ишек төбендә намаз укуларына шаккаткан.
«Ник ишек төбендә укыйсыз? Залда урын юкмыни?», «Шундый зур өйдә намаз укырга урын юкмы?» — дип язучыларга: «Намазны урамда да укырга ярый», — дип җавап язган Салават Миңнеханов.
«Бик тиз укып бетерделәр. Видео өчен генә укыдылар ахры», - дип язган инстачыга икенчесе җавап язган, намаз тәртибен белүчеләр аңлагандыр, бу тәмамлау вакыты, дип җавап язган икенчесе.