news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Салават Миңнехановны гаиләсе ишәюе белән котлый

Җырчының авылдагы кара песие балалаган.

news_top
Инстачылар Салават Миңнехановны гаиләсе ишәюе белән котлый
Салават Камалетдинов

Салават Миңнеханов туган ягы Азнакайда яшәүче кара песине видеога төшергән. Видео янына «Мине котлый аласыз. Безнең кара песинең 4 баласы бар», — дип язып куйган.

Салават Миңнеханов белән әнисе песинең балалаган урынын тапкан. «Дүрт баласы бар. Сөбханалла. Сау-сәламәт кенә булсыннар», — дип шатлануын белдерә ул.

Җырчының әнисе песи балаларын тотып карый. «Әни, тимә инде», — дип өзгәләнә Салават.

Әлбәттә, виртуаль дуслары җырчыны күңелле вакыйга белән котлаган.

«Урыннарын җылытып, йомшак чүпрәк саласы иде. Кызганыч бит, җирдә яталар», — дип кайгырткан җырчы кебек песи яратучы берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар