news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Салават Фәтхетдиновтан тиен койрыгы сорый

Татарстанның халык җырчысы тиеннәрен видеога төшергән.

news_top
Инстачылар Салават Фәтхетдиновтан тиен койрыгы сорый
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов үзенең «зоопаркын» күрсәтеп тора. Бу юлы ул тиеннәрен куйган. Аларга әзерләгән кортларын да күрсәткән.

Инстачылар: «Тиеннәр корт ашыймени?» — дип аптыраган. Җырчының виртуаль дуслары тиеннең койрыгына сокланган. Хәтта тиеннең койрыгын кисеп бирүен сораганнар.

«Башка эше юк, зоопаркын карап тик йөри. Әле хайваннарын караучысы да бар», - дигән комментарий да калдырганнар.

Салават Фәтхетдиновның бу эшен хуплаучылар һәм видеолар карап, үзләренең дә күңелләре күтәрелүен әйтүчеләр күбрәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар