Инстачылар Сөмбел Билалованың үзгәрүчән кәефен ошаткан
Җырчы утыз секунд саен үзгәрә торган кәефен күрсәтте.
Җырчы Сөмбел Билалова инстачыларга 30 секунд саен үзгәреп тора торган кәефен күрсәтте.
«И, кыланчык, матур булган», «Җыйган чәч белән күргән юк иде, болай да матур», «100 балл», — дип бәяләгән инстачылар.
Видео җырчының виртуаль дусларының кәефен күтәргән. Алар тезгән канәгать смайликларның исәбе юк.