Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Ризат белән Зинирага: «Әллә театр артислары буласызмы?»

Җырчылар иске йорт янында фотога төшкән.

news_top_970_100
Инстачылар Ризат белән Зинирага: «Әллә театр артислары буласызмы?»
Рамил Гали

Зинира һәм Ризат Рамазановлар иске өй янында фотосессия ясаган.

«Тәрәзәдән карыйсың ла,

Карап кемне таныйсың?

Карап күзең талдырганчы,

Зинирам, бәгьрем, сылуым, иркәм,

Ник чакырып алмыйсың?» — дип тә язып куйган Ризат фото янына.

Инстачыларда иске йорт зур кызыксыну уяткан. «Бу иске өйне каян таптыгыз?», «Кемнең өе?», «Кайда бу өй?», «Йорт сатып алдыгызмы әллә?», - дип комментарийлар калдырганнар.

«Тәрәзә юылмаган, челтәр эленмәгән, уңган кыз өе түгел бу», «Өен юарга кайткандыр, егете килгән дә, сөйләшеп торалар», - дип шаярткан инстачылар.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары Ризат белән Зинирага соклануларын белдергән, «күз тимәсен», дип теләгән.

«Ничек кенә төшсәгез дә килешә сезгә, матуркайлар. Сүнмәс мәхәббәт сезгә»;

«Артистлар. Ризат, театрда да бик оста уйнар идең»;

«Галиябану-Хәлил»;

«Сез бу фотода театр артистларына охшагансыз. Әллә театр артистлары буласызмы?»;

«Спектакльдә уйнасагыз, килешер иде», - кебек комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100