Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Ришат Төхвәтуллинны мактый: «Алия заказ гына бирә, ә Ришат үзе пешерә»

Ришат Төхвәтуллин карантин вакытында ашарга пешерергә өйрәнгән.

news_top_970_100
 Инстачылар Ришат Төхвәтуллинны мактый: «Алия заказ гына бирә, ә Ришат үзе пешерә»
Салават Камалетдинов

Җырчы Инстаграм битендә сусыл бургер әзерләү серләрен ачты. «Хәерле сәгатьтә, дуслар! Шушы арада барыбыз да өйдә утырабыз. Өйдә утыруның уңайсыз гына түгел, әйбәт яклары да бар. Күбрәк вакытны гаиләбез белән үткәрәбез. Күп нәрсәгә өйрәнәбез, кул җитмәгән эшләрне башкарырга вакыт табыла. Ялда нәрсәгә өйрәнгәнемне сезгә дә сөйләп узасым килә. Бургер әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәтермен. Бургерны барыбыз да яратабыз. Иң тәмлесен өйдә ясап күрсәтәбез», — дип сөйләде ул.

Күпләрне Ришатның бургер сыман ризыкка битараф булмавы гаҗәпләндергән.

 «И бәтәч, Ришат та бургер ашый икән. Без бит аны яшелчә, җиләк-җимеш белән генә туклана дип уйлыйбыз. Афәрин, кулы ятып тора!», «Син бит спортчы» - дигәннәр аңа.

Инстачылар моңлы тавыш иясенең осталыгына сокланган.

«Афәрин, Ришатның пөхтәлеген күрдек», «Тагын яңа рецептлар көтеп калабыз», «Пешерергә өйрәнгәч, ач булмассың. Шатландым әле синең өчен», «Бургерларың үзең кебек тәмлегә охшаган», «Сырлы соусны гына оныттың», «Ришат, кулларыңда кәтлит яки фарш буласы килеп китте», — дип язган алар.

Бер ханым исә, Ришатның башка артистлардан аерылып торуына басым ясаган:

 «Алия Карачурина заказ бирә, ә Ришат үзе пешерә. Реклама ясамый торган бердәнбер артист бар, ул - Ришат. Алайса башка артистларның коронавирус вакытында реклама ясамаган бер әйберләре дә калмады».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100