Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Ришат Төхвәтуллинга: «Нәрсә көтәсең? Бүген тәкъдим яса инде»

Җырчының фан-аккаунтында Алия Карачурина белән җырлаган видео куйганнар.

news_top_970_100
Инстачылар Ришат Төхвәтуллинга: «Нәрсә көтәсең? Бүген тәкъдим яса инде»
https://www.instagram.com/rishat_thv_fann/

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның фан-аккаунтында Алия Карачурина белән җырлаган видеосы куелган һәм мәхәббәт турында язылган.

«Яратыгыз һәм яратылыгыз! Әгәр дә Сез яраткан кешегезне тапмагансыз икән әле, моңсуланмагыз, барысы да булачак!

Мәхәббәт җылыта, мәхәббәт савыктыра. Мәхәббәт хаталарны кичерә, оныта. Явызлык кылучы мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт итүче ул — мәхәббәт.

Мәхәббәт яхшылыкка үзгәртә, барлыкка да кагыла! Һәм барлык күңелсезлекләрне ул акрын итеп эретә, юк итә. Мәхәббәт аңлый, мәхәббәт кабул итә һәм җимерми, мәхәббәт бизи һәм бәхет турында җырлый», диелгән.

«Аларның никахлары булган, җәй туйлары була»;

«Мин сезне күптәннән парлап куйдым инде, вакыты житмидер әле»;

«Сезнең яраткан кешегез янәшәгездә»;

«Иң матур пар»;

«Гомер булып, шушы парның туен күреп буламы инде»;

«Нәрсә көтәсең? Бүген йөзек биреп, тәкъдим яса инде», — дигән комментарийлар белән кавыштырган ике җырчыны инстачылар.

«Изге Вәлиегезнең кем булганын беләсезме соң?» — дигән комментарий да калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100