Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Ылыслы агачлар ирләрнең көчен ала»

Җырчы койма янына нарат үсентеләре утырткан видео куйган.

news_top_970_100
Инстачылар Ришат Фазлыйәхмәтовка: «Ылыслы агачлар ирләрнең көчен ала»
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтов койма тирәли нарат үсентеләре утырткан видео куйган. Инстачылар бер-берсен кабатлый-кабатлый агач утыртырга өйрәткән. Җырчы агачларны коймага бик якын утырткан, күчерергә дә туры килергә мөмкин.

«Йорт тирәсенә чыршылар, наратлар утыртырга ярамый, алар ирләрнең көчен ала»;

«Коймадан 1,5 метр ераклыкта утыртырга кирәк»;

«Биек үсә торган агачларны коймадан 3 метр ара калдырып утырталар, нарат киңәя бит ул»;

«Өй янына ылыслы агач һәм каен утыртырга ярамый», — дигән комментарийлар әллә ничә тапкыр кабатланган.

Шулай ук инстачылар арасында көрәккә дә бәйләнүчеләр булган.

«Ник бәйләнәсез эшләгән кешегә? Җимеш агачы түгел бит ул коймадан ерак утыртырга, наратның аскы ботаклары булмый, койманы узып китә ул, ябалдашы өстә була, күләгәсе дә зыянлы булмас. Утыртсын үзе теләгәнчә, килеп чыкмаса, яңадан утыртыр, тулды монда җыен акыл сатучы. Уңышлар, Ришат! Эшлә, җырла, гаиләңдә һәм тормышында тәртип булсын», — дип «акыллы» киңәш биргән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100