Инстачылар Римма Никитинага: «Сиңа русча җырлау килешми»
Җырчы бер егет белән төшкән фото куйган.
Римма Никитина Инстаграм сәхифәсендә яңалыгы белән бүлешә. Тиздән Ранил белән бергә яздырган русча альбомы чыгарга тиеш икән. Җырчы шул егет белән төшкән фотосын да куйган.
«Алда күп эш көтә. Планнар һәм идеяләр күп. Ранил, мин сиңа ышанам. Барысы да «ут» булачак. Ранил белән русча альбомны көтәсезме?» — дип язган Римма Никитина.
Инстачылар җырчыны яратуларын язган һәм уңышлар теләгән. Шулай ук аның иҗатын яратмаучылар да комментарий калдырган. Алар альбомны көтмәүләрен һәм Риммага русча җырлау килешмәве турында язган.