Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

 Инстачылар Ренат Галиәскәргә: «Күке оя кормас, тиле гаилә кормас»

Инстадуслары алып баручы, җырлар авторы Ренат Галәскәргә гаиләле тормышның яхшырак булуын дәлилләргә тырышканнар.

news_top_970_100
 Инстачылар Ренат Галиәскәргә: «Күке оя кормас, тиле гаилә кормас»

Ренат Галиәскәр үзенең инстаграм сәхифәсенә: «Өйләнмәгән егетнең башында, өйләнгәннең кесәсендә җил уйный. Өйләнмәгән егет үзе белеп эшли, ә өйләнгәнне хатыны кушып эшләтә. Хатын авызыннан: „hәр ир-ат“ дип чыккан җөмлә „тиеш“ сүзе белән тәмамлана. Ә сез өйлән дисез!» — дип язган.

«Бармы ул гаилә тормышы турында берәр позитив мәкаль-әйтем, ә?” - дип сораган ул инстачылардан. 

«Ир яхшы булса, ямьсез хатынга да тәм керә»;

«Ирле хатын Идел кичәр, ирсез хатын акыра-бакыра калыр»;

«Өйләнмәгән өйсез булыр, тормышы көйсез булыр»;

«Күке оя кормас, тиле гаилә кормас»;

«Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр», — дип гаиләле булуның уңай якларын күрсәтүче мәкальләрне санап киткәннәр алып баручының инстадуслары. 

«Ренат, барысы да синең кулыңда. Үзең нинди булсаң — хатының да шундый булыр»; 

«Болай күп уйласаң, өйләнә алмыйсың, Ренат. Сайлаган сазга, очраган тазга», — дип тә комментарийлар калдырганнар. 

Ә бер инстачы Ренатка, гомумән, өйләнмәскә киңәш иткән. «Өйләнмә, энем. Хәзер юньле кызлар табуы авыр. Бәлки бардыр алар. Эзләргә кирәк. Белмим, таба алырсыңмы икән? Иң яхшысы — бөтенләй өйләнмә, иза чикмә», — дип язган ул. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Өйләнмәгән егетнең башында, өйләнгәннең кесәсендә җил уйный. Өйләнмәгән егет үзе белеп эшли, ә өйләнгәнне хатыны кушып эшләтә. Хатын авызыннан «hәр ир- ат,»- дип чыккан җөмлә "тиеш" сүзе белән тәмамлана. Ә сез өйлән, дисез!! Бармы ул гаилә тормышы турында берәр позитив мәкаль- әйтем, әәә? ??☺️ _______________________________________ #РенатГалиаскар #өйләнүтүгелсөйләнү #малайактыгы ?: @photo_gabdullina

Публикация от Ренат Галиаскар (@renat_gali_askar)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100