Инстачылар Лилия Муллагалиевага: «Балалар өчен тырыш, акыллы, аек әти сайлагансың»
Җырчы иренең шугалак ясаганын видеога төшергән.
Лилия Муллагалиеваның ире гаиләсе өчен шугалак ясаган. Аларның дүрт баласы да шугалакта мәш килә. Төпчек уллары эскәмия этеп йөри.
Инстачылар бу гаиләгә соклануларын белдергән: «Икесе дә уңганнар», «Ир тырышмаса, хатын гына булдыра алмый», «Гаилә җанлы кешеләр», «Нинди матур гаилә. Карап туеп булмый», «Лилия, уңдың ирдән», «Җәен — бассейн, кышын — шугалак. Барысы да балалар өчен эшләнә. Молодец, Лилия! Балалар өчен тырыш, акыллы, аек әти сайлагансың».
«Лилия, тәпи киткән балаларга тренер булырлык тәҗрибәң бар», «Лилия, бишенчесен алып кайтырга вакыт җиткән», — дип тә язучылар бар.