Инстачылар Ландыш Нигъмәтҗанова белән Римма Ибраһимованың дуслыгына соклану белдергән
Җырчы кайнанасы белән төшкән фото куйган.
Ландыш Нигъмәтҗанова кайнанасы Римма Ибраһимова белән төшкән матур фото куйган.
Инстачылар иҗади гаиләгә соклануларын белдереп, комментарийлар калдырган:
«Караган саен карыйсы килеп тора үзегезгә. Килен кайнана туфрагыннан яратыла, диләр бит. Бу сүзлэр Сезгә бик тә туры килә»;
«Гомергә бирсен сезнең татулыкны»;
«Үзең якын итеп йөргәч, молодец, Ландыш. Олы кешегә әллә ни күп кирәкми. Якты йөзең, йомшак телең булса, шул җитә. Йомшак тел әллә ниләр эшләтә»; «Кайнана белән килен дип һич әйтмәссең. Әни белән кыз кебек сез».
«Римма апа акыллы булган, шуңа гаилә нык! Ландыш молодец, җаен тапкан, уртак тел тапсаң, тормыш җиңелрәк бирелә ул!», - дип язган берәү.
«Римма апа акыллы булгач, нишләп малаеның беренче гаиләсен саклап калмаган? Ландышка өйләнергә юл куйган. Балалар әтиле ятим үскән», - дип комментарий калдырган икенчесе.