Инстачылар Ләйсән Таишевага: «Чын Су анасы булгансың бит»
Инстачылар иренең осталыгына сокланган.
Римма Ибраһимованың кызы Ләйсән Таишева яр буенда «Су анасы» булып төшкән фотосын куйган. Аны ире ком ярдәмендә су анасына «әверелдергән».
«Иремнең иҗаты. Мине беренче тапкыр ком белән күмделәр. Улым Ролан гел казып чыгарырга теләде. Кайгыртучым минем!» — дип язган ул.
«Чын Су анасы булгансың бит», «Вәт, фантазия», «Куркыныч.Тән чымырдап куйды», «Су анасы түгел, алтын балык», «Шундый матур су анасы», — дип бәяләгән инстачылар Ләйсәннең гүзәллеген һәм аның иренең иҗатын.
«Бу Су анасы кызынырга чыккан кояш нурларына, әйбәт кенә ята бит. Әйеме? Янына кереп ятсам, каршы килмәс микән?» — дип шаярткан берсе.