news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Илсөя Бәдретдинованыкы кебек модный туфли эзли

Җырчы яңа туфлиларын күрсәтте.

news_top
Инстачылар Илсөя Бәдретдинованыкы кебек модный туфли эзли
https://www.instagram.com/ilsiiabadretdinova/

Илсөя Бәдретдинова беренчеләрдән булып ике төрле туфли киеп, инстачыларны шаккаттырды. Кайберләре аның ике төрле булуын комментарийлардан гына укып белгән.

Хәзер инстачыларның төн йокысы качкан, аларның да модадан калышасы килми. «Каян алырга була? Кайсы кибеттән?» — дип өзгәләнә алар. Тик төгәл җавап бирүче юк, бары берәү генә «заказга тектерәсе», дип язган.

Инстачылар арасында модадан ерак торучылар да бар, алар яраткан җырчылары ялгыш ике төрле туфли кигән дип кайгырыша.

«Чәчләре агара халыкның, Илсөянең туфлиен күреп. Кибетләргә чапканнардыр мәтәлә-кадала», — дип шаярткан берәү.

«Нәрсә шаккаттыгыз, бер туфлинең өске өлеше белән үкчәсе, икенчесенең үкчәсе белән өске өлеше туры килә бит. Илсөягә ни кисә дә килешә»;

«Җырчылар арасында ике төрле туфлине беренче булып ул киде»;

«Ничек шул кадәр матур булып була ул, кеше ачуын чыгарып», - дигән комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар