Инстачылар Хәния Фәрхине искә ала: «Хәния пирог белән чәй эчәргә чакырган иде»
Ләйлә Дәүләтованың Хәния Фәрхигә багышланган посты астында инстачылар җырчы турында истәлекләрен яза.

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Хәния Фәрхи турындагы истәлекләрен яңарткан. Бүген легендар җырчыга 61 яшь тулган булыр иде…
«Бергә төшкән фотоларны карап утырдым. Алар хисапсыз. Мин оештырган концертларда бик теләп катнаша иде ул. Ул булган концертлар чын бәйрәм иде. Кунак булырга да насыйп булды. Хәния апа белән өч тапкыр ««Адәм белән Һава» тапшыруын эшләдек. Кызларым, кияүләрем, оныкларым белән тагын берне эшләрбез әле дип хыялланган иде Хәния апа. Өлгерә алмый калдык.
Никадәр җырымны яшәтте ул минем. Кемнәр җырлар икән ул җырларны хәзер. Хәния апа кебек эчкерсез, мәрхәмәтле, матур кешеләр күбрәк булсын иде бу дөньяда», — дип яза Ләйлә Дәүләтова.
Әлеге пост астында инстачылар да хатирәләрен яңарткан.
«Хәнияне сагынмаган чак бармы икән? Аның кебек ихлас, эчкерсез кешене минем очраткан юк артистлар арасында! Аның белән 90 нчы еллардан шәхсән таныш булуыма чиксез шатмын. Рухы шат булсын, тыныч ятсын җырчы кошчыгыбыз»;
«Бер хатирәне күңелемдә саклыйм. Бер концерты алдынннан үземнең тәмле пирогымны пешереп алып бардым. Әмма сәхнәдә бирергә оялдым. Концерт алдыннан чәй эчәрсез дип, грим бүлмәсенә кертеп бирдем. Ул концерт вакытында мине күреп алды. «Эх, апа, бик тәмле булды. Концерт беткәч, чәй эчәргә керегез әле үзегез дә», — дип чакырды.
Ә мин кыймадым. Аны халык сырып алган иде, вакыт та соң иде. Әй, белмәдем шул китәсен. Белгән булсам, кереп кочаклап булса да чыккан булыр идем үзен.
Шәймәрдановның юбилей концертына баргач, җырлап төште дә, минем яндагы буш урынга килеп утырды. Тиздән мин концертым була, килегез дип чакырды. Чәчәк тиз шиңә, теге пирогымны пешереп алып килимме тагын дип сорадым. «Шәп була, рәхмәт», — диде. Шушы мизгелләрне ничә ел күңелемдә саклыйм. Бакыйлыкка китүен күңелем кабул итми. Китабын кат-кат укыйм. Догаларыбыз рухларына ирешеп, тыныч йокласын иде»;
Рәмзия Фазуллина җырчы белән соңгы очрашуын исенә төшергән. «Сонгы очрашу ресторанда булды. Шундый матур сүзләр әйтте. „Кызлар, мине матур итеп истә калдырыгыз“, — дигән сүзе гел искә төшә», — дигән ул.