Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Гүзәл Уразованың идән юганына ышанмый

Җырчы идән юган видеосын куйган.

news_top_970_100
Инстачылар Гүзәл Уразованың идән юганына ышанмый
Владимир Васильев

Гүзәл Уразова идән юа, ә ире Илдар видеога төшерә. «Ник швабра белән юмыйсың?» — ди Илдар. «Яратмыйм мин швабра белән юарга. Без электән кул белән юарга өйрәнгән. Идән чистарак та була, тизрәк тә юыла әле ул», — дип җавап бирә Гүзәл.

Инстачылар үзара әңгәмә корган.

«Миңа да идән юарга килеп китегез әле».

«Идәнен үзем юам, тере тавышка җырлап торса».

«Акчаңны түләсәң, җырлар».

«Гүзәл килеп идән юам дисә, үзем тере тавышка җырлап торам».

«Идән юу эшмени ул? Аны күрсәтеп тормасагыз», «Ник пәрдәләрне күтәреп куймыйсыз?», «Кызлары кайда, әниләре идән юганда?», «Без авылда бу кадәр тезләнеп юмыйбыз. Син бер еллык юдың инде. Җитәр. Гастрольләргә әзерләнегез», «Бик нык юешләмә инде, идәнегез су яратмый торган» кебек комментарийлар да калдырган бик игътибарлы тамашачылар.

«Гүзәл шулай идән юып йөри дип ышанасызмы? Җыештыручылары бар инде», - дип язган инстачыга: «Апам, акланмыйм. Кулдан килгәнчә үзебез эшлибез. Өйгә кеше керткәнем юк», — дип җавап язган җырчы.

«Молодец син, апаем,

Концертын да куясың,

Кирәк чакта мүкәйләп, идәнен дә юасың,

Андыйлар сирәк була,

Булса да я Башкортстанда, я Бардада туа», - дип шаярткан Җәвит Шакиров.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100