Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Гүзәл Уразовага: «Кытай аяк киеме киеп, эшләгән кыяфәт ясап йөрисең»

Җырчы бакчада эшләгән видео куйган.

news_top_970_100
Инстачылар Гүзәл Уразовага: «Кытай аяк киеме киеп, эшләгән кыяфәт ясап йөрисең»
«Татар-Информ» архивы

Җырчы Гүзәл Уразова бакчада эшләгән видео куйган. Анда ул ире белән газонны тырмалый.

«Кичә бакчада эшләгән видеоны куйгач, бер тонна тәнкыйть укыдым», — дип яза җырчы һәм аларны санап китә:

— Очсыз 80 сумлык Кытай тапочкасы кигәнсез! Башкасы юк идемени?

-Тырманы дөрес тотмыйсыз!

-Показуха эшләп ятасыз, видеога төшер өчен генә эшлисез!

-Эшләргә чыкмаган ул пумалабаш!

-Гүзәл, син шундый ялкау, мондый ялкауны күргән юк әле, минем хатыннан да арттырасың!

-Ул 80 сумлык сланцы берәр үзбәктән калгандыр инде йортны эшләгәндә!»

«Шаккатмалы. Нинди начарлык эшләгән инде мин аларга? Нәрсә белән тулы, шул чәчеләдер. Җиңеллекләр телим аларга», — дип язган Татарстанның халык җырчысы.

Инстачыларның бер ишләре җырчыны тынычландырырга тырышкан. «Сезнең 80 сумлык аяк киемегездән көнләшерлек булгач инде…», «Бакчада эшләгәндә беркем дә биш меңлек туфлиен киеп чыкмыйдыр инде», «Чынмы бу язулар? Кемнен эше бар, нинди аяк киеме. Мин яратам сезне безнең кебек гади кешеләр дип»; «Бу начар сүзләрне көнләшкән кешеләр генә яза», — дип комментарий калдырган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100