Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Гөлназ Шәрипҗанованы ярымшәрә килеш өчпочмак пешерүдә гаеплиләр

Җырчыга ашарга әзерләгәндә яулык һәм алъяпкыч кияргә киңәш итәләр.

news_top_970_100
Инстачылар Гөлназ Шәрипҗанованы ярымшәрә килеш өчпочмак пешерүдә гаеплиләр
«Татар-информ» архивы

Гөлназ Шәрипҗанова ире Илсур белән өчпочмак ясаган видео куйган. Инстачылар өч төркемгә бүленгән. Бер төркем Гөлназның ярымшәрә, яулыксыз ашарга әзерләвен гаеп иткән, икенче төркем Илсурны мактаган, Гөлназны яклаган. Өченче төркем камырны ошаткан, рецепт сорап язганнар.

«Безнең мөселман динендә ярымшәрә килеш ризык пешермиләр, сеңлем», «Башыңа яулык бәйлә», «Башыңа матур итеп яулык ябып, матур күлмәгеңне киеп, алъяпкычыңны матур итеп бәйләп, бисмиллаңны әйтеп эшкә тотынсаң күңеллерәк булыр иде. Ирең дә яныңда бит», — дип киңәш биргән җырчының сәхифәсен күзәтеп баручылар.

«Сез искиткеч! Ничек булсагыз да сезне яратабыз. Бөтен әйбердән матурлык таба белергә кирәк», «Илсур молодец инде, авыл егете, матур итеп өчпочмак ясый. Гөлназ - шәһәр кызы инде ул. Матуркай акрынлап остара. Бик матур пар», — дип язган иҗади парны яратучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100