Инстачылар Гөлназ Гафуровага: «Бу йорт синең дәрәҗәңә туры килми»
Вәли Фазлыйәхмәтовның хатыны, «Мәхәббәт» дуэты солисты матур йорт фотоларын куйган.
Җырчы Гөлназ Гафурова матур йортлар янында төшкән фотолар куйган. Фото янына: «Урман эчендә менә шундый өйдә яшисем килә. Балык тотып, утын ягып, үләннәр белән чыныгып, гөмбә жыеп, кәжә сөте эчеп, чәчәкләр үстереп», — дип язган ул.
«Бу йорт матур, әмма синең дәрәҗәңә туры килми. Синең коттеджың бар бит. Мондый йорт турында башкалар хыяллансын», — дип комментарий калдырган берсе.
Җырчының калган виртуаль дуслары өйнең матур, әкияти серле булуы белән килешкән.