Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Гөлназ Асаевага: «Монда яшерергә калмаган инде, корсак яхшы»

Җырчы инстаграмга яңа фото урнаштырган.

news_top_970_100
Инстачылар Гөлназ Асаевага: «Монда яшерергә калмаган инде, корсак яхшы»
Салават Камалетдинов

Гөлназ Асаева инстаграмга бик сәер фото куйган. Аның күлмәге эче турында бик нык кабарып тора. Шулай ук Гөлназ тормыш иптәшенең битен стикер белән каплап куйган.

«Вильданга бигрәк күз тия. Шуңа битен капларга булдым.

Ничек хәлләрегез? Ниләр эшлисез? Безнең Санкт-Петербургка әзерләнеп йөреш әле. Анда зур бәйрәм булачак. Тулаем алганада бик күп яңалыклар. Фатир алып йөрибез. Әле төгәл генә икебезгә дә ошаган вариантлар юк. Бер ай сайланабыз инде, үзебезгә язганы килеп чыгар дип өметләнәбез», — дип яза ул.

Инстачылар бу постта бары тик бер генә яңалык күргән. Алар Гөлназны авырлы булуы белән котлый. «Көтелмәгән яңалык», «Авырлы булуыгыз белән тәбрик итәм», «Уф, Гөлназ, бер фотоңда авырлы, икенчесендә модель кебек син», ««Бер кыз карап тора бит. Бәхетле, дүрт саны да төгәл сабый булсын», «Күкрәкләрең зурайган, авырлы инде син», «Болай булгач, туй булмый инде», «Монда яшерергә калмаган инде, корсак яхшы» — дип язалар.

«Ире булгач, корсагы булыр инде, вәт халык язып та карый. Бәби ясарга сездан сорасыннармы?», «Гөлназ фатир турында яза, халык корсак тикшерә. Үзегезнең корсакларыгызны карагыз, такта кебекме?» — дип яклаучылар да бар.

Бер инстачыны фатир мәсьәләсе дә, Гөлназның бәби көтүе дә кызыксындырмаган. Ул җырчының татарча язуын ошатмаган. «Син бит үзебезнен акыллы башкорт йырсыбыз! Оялма, үзегез телендан Башкортостанса яз», -дип комментарий калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100