news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Элвин Грейны миһербансыз булуда гаепләгәннәр

Элвин Грей ял итүнең яңа ысулын уйлап тапкан — ауга киткән. «Бу минем өчен беренче тәҗрибә», — дип яза җырчы.

news_top
Инстачылар Элвин Грейны миһербансыз булуда гаепләгәннәр
Элвин Грейның Инстаграм аккаунтыннан

Җырчы Элвин Грей үзенең инстаграм челтәренә, аучыларны сезон ачылу белән котлап, пост урнаштырган. 

«Уңыш артыннан куганда ял итү турында да онытып җибәрмәгез. Вакытында тукталышлар ясый белергә кирәк. Мин дә дусларым белән табигатькә чыгарга булдым. Бу минем өчен беренче ау тәҗрибәсе булачак», — дип яза ул.

Җырчының фанатлары бу яңалыкны бик авыр кабул иткәннәр. Алар, Элвин Грейны хайваннарга карата миһербансыз булуда гаепләп, комментарийлар калдырганнар.

«Күпме йолдызлар хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәтне пропагандалаганда, сез аучыларны котлыйсыз. Ялның башка, тере җан ияләренә авырту һәм газап китерми торган төре юкмыни соң?»;

«Гаиләң яисә үзең ач утырсаң, бу адымны аңларга булыр иде. Ләззәт өчен аучылык белән шөгыльләнүчеләрне беркайчан да хөрмәт итмәячәкмен»;

«Ялыгыз вакытында бер генә җәнлек-җанвар да газапланмаса ярар иде»;

«Зинһар өчен, хайваннарны үтермәгез. Сез минем иң яраткан җырчым, сезнең шундый таш йөрәкле булуыгызны күрү авыр», — дип яза алар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар