Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Дилә Нигъмәтуллинаның икенче ире белән кызыксына

Җырчы икенче иренең кем икәнлеген сер итеп саклый. Диләнең ире кем? Бу сорау тамашачыларга тынгы бирми.

news_top_970_100
Инстачылар Дилә Нигъмәтуллинаның икенче ире белән кызыксына
Салават Камалетдинов

Дилә Нигъмәтуллина ире Марат Мухин белән аерылган. Аның элеккеге ире, кызының әтисе, яңа гына икенче гаилә корды. Диләнең исә күптән икенче кешедә кияүдә икәнлеге ачыкланды. Бу хакта «Интертат» язган иде.

Бу юлы җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсенә кызыклы гына фотосурәтен куйган да, «Ирләребез һәрвакыт иң яхшы фотографлар. Килешәсезме», дип, тамашачыларны «котыртып» алган.

Диләнең виртуаль дуслары моның белән килешкән. Җырчы Айгөл Бариева да «килешәм» дип язган. Аңа каршы Зәмирә Рәҗәпова: «Килешмәс идең тагын», дип шаярткан.

Әлбәттә, инстачылар арасында Диләне чеметеп алырга теләүчеләр табылган.

«Фотографны күрсәт әле, Дилә»;

«Хатын-кыз күзлегеннән, дигән фото куегыз әле»;

«Күрсәтегез әле яхшы фотографны», дип язучыларга, җырчы җавап бирмәгән.

Әмма инстачылар арасында кызыклы итеп җавап бирүчеләр дә табылган:

«Чиләгенә күрә капкачыдыр инде»;

«Кешегә күрсәтсәң, күз тия»;

«Бәлки ул тамашачыларга таныш кешедер, шуңа күренмидер әлегә. Бәхетле булсыннар»;

«Аның ирен күреп ни эшләмәк келиләр икән. Әйе, ире бар, шуннан… Бөтенебезнең бар», дип кызыксынучыларны «басарга» теләгән алар.

Ирләре фотога төшерергә яратмаучылар да үз фикерләрен калдырган:

«Минем очракта түгел»;

«Дилә, минеке фотога үзе төшәргә дә, мине төшерергә дә атлыгып тормый… Бик сирәк эләгә миңа андый бәхет!»;

Тагын берсе, ачыктан-ачык итеп: «Ирем юк, белмим», дип җавап биргән һәм шуның белән бәхәскә нокта да куйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100