Инстачылар Данир Сабировның хатынының тетмәсен теткән
Миләүшә кабымлыклар ясаганын видеога төшереп, үз сәхифәсенә куйган.
Пародист Данир Сабировның хатыны Миләүшә кабымлыклар ясаганын видеога төшереп, инстаграмда үз сәхифәсенә куйган.
Кабымлыклар бик матур чыккан, жульен да тәмле күренә. Тик бу ризыклар инстачыларны шаккатырмаган. Алар Миләүшә Сабированы ашарга пешерергә ияләшмәгән дип гаепләгәннәр. Видеода артист хатыны ләвәшкә пычак белән сыр ягып азапланды. Бу уңайдан инстачылар «силикон калаклар бик яхшы», — дип киңәш тә биргән.
«Нинди хуҗабикә инде, халат җиңе ләвәш өстендә алай да, болай да сөйрәлде»;
«Пижама белән ашарга әзерлиләрме инде. Бу инде беренче тапкыр түгел»;
«Үзе ашарга әзерләмәгәне күренеп тора. Бераз тренировка ясарга иде инде»;
«Азапланды пычак белән майлап, кулы оешмый»;
«Башыңа да кимәгәнсең»;
«Мондый тырнак белән әзерләгән ризыктан баш тартыр идем»;
«Күренеп тора, кулыгыз ризык әзерләү эшенә ятып тормый», — дип комментарий калдырган видеоны караучылар.
Әлбәттә, бу рецептлар буенча кабымлык ясап карарга җыенучылар да, «бик оста» дип акларга теләүчеләр дә бар.