Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар: «Дөньядагы вәзгыять белән бөтен артист пешекчегә әйләнеп бетте»

Илсур Шәрипҗанов колбаса ясап сатуга керешмәкче була. Тавык колбасасы рецептын җырчы инстаграмдагы язылучыларына да язган. 

news_top_970_100
Инстачылар: «Дөньядагы вәзгыять белән бөтен артист пешекчегә әйләнеп бетте»

«Кичә беренче тапкыр тавык рулеты ясап карадык әле. Шәп килеп чыга икән», — дигән җырчы Илсур Шәрипҗанов инстаграмдагы аккаунтында. Бик тәфсилләп рулетны әзерләү рецептын да тәкъдим иткән.

«Рецепт: 1 тавыкны, тиресен кисмичә генә, сөякләреннән аерабыз да, тактага җәеп салабыз. Түш тирәсендәге калын өлешләрен, итсез, юкарак өлешләренә бертигез калынлыкта җәеп чыгабыз. Шунан тоз, борыч, паприка, вакланган розмарин, хмели-сунели тәмләткечен көнбагыш мае белән кечкенә савытта болгатып, 4-5 тырнак сарымсакны вак итеп турап, тавык өстенә сылыйбыз. Аннары ролл кебек бөтереп, рулет ясыйбыз. Бер чәй кашыгы паприканы 1 аш кашыгы май белән болгатып, пумала белән рулетның өстен буяп куябыз. Килеп чыккан рулетны пешерү пакетына салып, тыгыз итеп торәбез. Баш-башларын кәнфит ясаган кебек бөреп куябыз. 30 минутка суыткычка куеп торабыз. Табага салып, 180 градуслы мичтә 1 сәгать пешерәбез. Пешеп чыккач, бүлмә температурасында суытып, 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Рулет әзер! Ашларыгыз тәмле булсын».

«Молодец, брат, тәмле булгандыр. Дөньядагы бу вәзгыять әллә нинди яшерен талантларны ача», — дип язган аңа дусты Илдар Шәрәпов. «Шулай брат, колбаса ясап сата башларга микән дип торам инде», — дигән Илсур.

«Бу тормыштагы вәзгыять белән бөтен артист пешекчегә әйләнеп бетте», — дигән берәүгә: «Илсур һәрвакыт пешерде һәм пешерә», — дип җавап кайтарган җырчының тормыш иптәше Гөлназ, ирен яклап.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100