Инстачылар Булат Бәйрәмовның нәни кызы турында: «Ишектән керә алмаса, тәрәзәдән керә»
Зәйнәп балалар бакчасындагы «табигать почмагы»на куелган керпене үбә.
Булат Бәйрәмов нәни кызы Зәйнәпне балалар бакчасыннан алырга килгән. Зәйнәп «табигать почмагы»на куелган җәнлекләр белән саубуллаша. Булат әлеге кадрларны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
Нәни Зәйнәп койма аша уенчык керпене тотмакчы була, койма ава. Анда да аптырап калмый, койма өстенә менеп басып, үз дигәнен эшли.
«Нишли дип торам… Керпе үбәргә керә икән», — дип язган Зәйнәпнең әтисе.
«Бу кызыгыз ишектән керә алмаса, тәрәзәдән керә торган», «Тере керпе алып бирегез», «Керпене бигрәк яратты, үпкәч матур итеп башын чайкап куйды», «Бу Зәйнәпнең җитешмәгән җире юк», «Ватам, җимерәм, саубуллашмыйча, бер үпмичә китмим — барыбер үземнекен иттем», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.