Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Булат Бәйрәмовка: «Күршеләрең булганда ач калмассың!»

Шоуменның күршеләре учакта бөтен килеш сарык түшкәсе пешергән.

news_top_970_100
Инстачылар Булат Бәйрәмовка: «Күршеләрең булганда ач калмассың!»
Солтан Исхаков

«ТМТВ» каналында «Тәмле көрәш» тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмов күршеләренең учакта бөтен килеш сарык түшкәсе пешергәнен видеога төшергән. Видеода шоуменның күршеләре кулдан эшләнгән махсус җайланмада әйләндереп, сарык түшкәсе пешерә. Сарык түшкәсе әзер булгач, Булатка да ит калҗасы китереп бирәләр.

«Күрше хакы — Ходай хакы», — дип язган Булат Бәйрәмов.

 Инстачылар ничә сәгать әйләндерүләре һәм итнең пешеп бетү-бетмәве белән кызыксынган. «Дүрт сәгать әйләндерделәр, искитмәле тәмле иде», — дип җавап биргән Булат Бәйрәмов.

«Күпме әйләндереп утырырга кирәк бит, ә», «Безнең заманда да шулай пешереп буламы?» — дип шаккатучылар бар.

«Шундый күршеләр булганда ач калмассың;

«Ашап та карыйсың, Булат! Тоткан уразаларың кабул булсын»;

«Үзбәкстанда, Сәмәрканд тауларында сарыкны нәкъ шулай әзерлиләр. Былтыр без дә ашап карадык», — дип язган шоуменның виртуаль дуслары.

«Сарыкны мыскыллыйлар», — дип комментарий калдырган хайван җанлы инстачы.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100