Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар авырлы килеш биегән Гүзәл Уразовага: «Таба күрмә инде җырлап биегәндә»

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Мәскәүдә туйда катнашкан. Анда ул авырлы килеш халык белән бии. Әлеге видеоны ул үзенең Инстаграм битенә урнаштырган.

news_top_970_100
Инстачылар авырлы килеш биегән Гүзәл Уразовага: «Таба күрмә инде җырлап биегәндә»
Салават Камалетдинов/архив

Мәскәүләрдән зур сәлам! — дигән Гүзәл Уразова.

«Таба күрмә инде җырлап биегәндә, Аллам сакласын», — дип язган бер тамашачы. «Һәрбер бала белән йөргәндә сәхнәдә булырга туры килде. Хәзер дә шулай булсын инде», — дип аңлаткан җырчы.

«Гүзәл, Сез чыннан да авырлымы? Шулкадәр энергияне кайдан аласыз?» — дип сораган тагын бер инстачы. «Точно авырлы мин», — дип җаваплаган Гүзәл Уразова.

«И Гүзәлкәй, бу җырга ничек кенә бии иде, очып-очып йөри иде сәхнәдә, гел сокланып карыйм, күз тимәсен берүк! Ныграк сикермәсә ярый дип торам хәзер, исән-сау булып, сәламәт бала табарга язсын! Молодцы! Үзегезгә генә хас мелизмнарыгызга үлеп гашыйкмын! Уңышлар сезгә», «Күз тимәсен, шулай дәвам итегез! Үзеңә, гаиләгезгә, сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!» — дип язган халык җырчыга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100