Инстачылар Алсу Фазлыеваның күлмәген ошатмаган: «Кимә мондый капчык»
Хейтерлар комментарийларны мулдан язган.
Алсу Фазлыева капчык сыман күлмәк кигән фотосын куйган. Җырчы күлмәген ошатмаячакларын үзе дә белгән һәм хейтерларны уятып җибәрү өчен аларга сәлам биргән.
Алар озак көттермәгән, комментарийлар мулдан: «Коточкыч күлмәк», «Кимә мондый капчык. Бөтен матурлыгыңны бетерәсең», «Нәрсәсе матур, мактанчык, кылтык, ни татарча, ни русча сөйли белми», «Киенә белү үзе бер талант. Үзеңә килешкән киемне сайлый белергә кирәк», «Хейтерларыгыз да үз арагыздан инде», «Моннан да котсызрак киемең юк идеме», «Абау», «Үләм, ямьсез», «Яңа ел чыршысы булган», «Бер дә матур түгел, котсыз» һ.б.
«Үлеп китмәсеннәр нервланып, андый фотолар куймагыз», — дип киңәш биргән берәү.
«Стильле, уңайлы, мода буенча», «Матур кешегә капчык кидерсәң дә килешә. Йөзе нурлы», «Күлмәгең супер», — дип моданы аңлаучылар язган бугай.