Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Зөлфирә Шәйдуллинаның соравына: «Хатынга акча җитәрлек җирдә эшләр идем»

Җырчы виртуаль дусларына кызык сорау биргән.

news_top_970_100
Инстачы Зөлфирә Шәйдуллинаның соравына: «Хатынга акча җитәрлек җирдә эшләр идем»
«Татар-информ» архивы

Зөлфирә Шәйдуллина виртуаль дусларына кызык сорау биргән һәм кызык җаваплар да алган.

«Әгәр дә сез ир-ат булсагыз, нинди эштә эшләр идегез? Мин, мәсәлән, агач эшләрен бик яратам. Ир кеше булсаммы, шул агачлар, кадаклар белән генә маташып ятар идем», — дип язган ул.

«Хатынга акча җитәрлек җирдә эшләр идем»;

«Хәлдән килгәннең барысын да эшләр идем, тик хатын-кыз эшен генә түгел»;

«Бер сәгатькә ир хезмәтен башкарыр идем, чөнки бар эш тә кулымнан килә»;

«Фура йөртер идем»;

«Мин төзүче булыр идем, шундый матур әйберләр ясыйсы килә, тик ирдән узып булмый»;

«Диванда ятып футбол яки хоккей карар идем»;

«Ир-ат булсам, эштә җимертеп эшләп кайтып, диванда пульт тотып ятар идем»;

«Ир-ат булсам, хатын-кызлар өчен психолог булыр идем»;

«Мин ир булсам, бөтен булыр-булмас ирләрне җыеп, чын ир булырга өйрәтер идем»;

«Хатын-кыз хатын-кыз инде. Нинди авыр эш бар, барысын да язып чыкканнар. Ә ир-атларга шундый сорау бирсәләр, ни дип җавап язарлар иде икән?»

«Психологик тест кебек булган бу. Күп хатын-кызлар ирләреннән ала алмаган әйберләр турында язган», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100