news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачы Зөлфәт Зиннуровка: «Син ашарга гел үзең пешерәсең, хатының белән торасыңмы?»

Алып баручы инстаграм сәхифәсендә рецептлар белән уртаклаша.

news_top
Инстачы Зөлфәт Зиннуровка: «Син ашарга гел үзең пешерәсең, хатының белән торасыңмы?»
«Татар-информ» архивы

Соңгы вакытта Зөлфәт Зиннуров инстаграмдагы сәхифәсендә ашарга пешергән видеолар һәм рецептлар куя. Әле салат ясый, әле кызлары белән балык кыздыра, макарон пешерергә җыена.

Ашарга пешергәндә шундый тәмле итеп сөйли ки, инстачылар шунда ук аның белән бергә салат ясый, кайсы балык кыздыра башлый. Запаслары булса, әлбәттә, ә калганнарга иртәгесе көнне көтеп, кызыгып утырырга гына кала.

«Син хатының белән торасыңмы? Балалар белән гел ашарга әзерлисең. Ул нигәдер күренми», — дип язган инстачыга алып баручы соңгы видеоны карарга куша.

Анда Зөлфәтнең хатыны эштән кайтып керә. «Ирдән уңдың инде», — дип каршы ала ул хатынын һәм балык кыза торган табаның капкачын ачып карарга куша. «Ооо, шикардос», — ди хатыны кичке аш әзерләп куючылары булганга шатланып.

Зөлфәтнең бу арада еш ашарга пешерүенең сәбәбе дә бар. Ул үзе һәм кызлары авырый икән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар