Инстачы Салават Миңнехановка: «Балаларны беркайчан да ирененнән үпмибез»
Мәдинә әтисенә үз кулы белән ясаган галстук бүләк иткән.
Салават Миңнехановның кызы Мәдинә әтисенә Ватанны саклаучылар көненә бүләк ясаган. Кызы үз куллары белән ясаган галстукны әтисе киеп тә куйган һәм кызын үбеп фотога да төшкән.
Инстачылар Мәдинәгә соклануларын белдергән. «Шундый аппетит белән ясый», «Бик оста ясап утыра», «Тырыша бит җимешкәй, телләрен чыгарып», «Ничек матур итеп әтисен котлый», «Телне чыгара-чыгара башкарганда шундый жайлы эшләнә һәр эш. Күз тимәсен матуркайга», «Иң кадерле бүләк», — дип комментарий калдырганнар.
Салават Миңнехановка виртуаль дуслары бу бүләкне сакларга һәм Мәдинәгә 18 яшь тулгач күрсәтергә киңәш иткән.
«Балаларны беркайчан да ирененнән үпмибез», — дип тә язган җырчының виртуаль дусты.