Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Салават Фәтхетдиновка: «Уңган кешенең күкәе дә зур»

Татарстанның халык җырчысы суган уңышы белән инстачыларны шаккаттырды.

news_top_970_100
Инстачы  Салават Фәтхетдиновка: «Уңган кешенең күкәе дә зур»
«Татар-информ» архивы

Салават Фәтхетдинов суганнарын җыйган, алар янына кәрзингә салып страус һәм тавык йомыркасын да куйган.

Җырчының тамашачылары һәм виртуаль дуслары суган уңышына шаккаткан. «Без ничек вак суган утырттык, шулай алдык», «Бигрәк яхшы сорт, барысы бер зурлыкта», «Кыш буе суган гына ашап торырлык булган», «Күчтәнәчкә дип тутырып та куйган», «Уңган сез, Салават. Ләйсән бәхетле инде» һ.б. комментарийлар калдырган алар.

«Бигрәк күп ашыйсыз», - дип язучыга: «Аларда гел кеше бит. Артистлар да гел шунда җыела», - дип җавап язган икенчесе, «Суган ашарга киләләрмени», - дип кысылган өченчесе.

Шулай ук йомырка белән кызыксынучылар да бар: «Страус йомыркасын нишләтәсез?», «Тавык йомыркалары да эре», «Бер страус йомыркасын пешерсәгез, бөтен артистка җитә», «Уңган кешенең күкәе дә зур», «Уңган кешенең күкәе дә кешенеке кебек кенә түгел».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100