Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Рәсим Фасыйховка каз көтүчесе булып эшләргә тәкъдим иткән

Автор-башкаручы яңа видеода каз бәбкәләрен моңлы итеп җырлап чакыра.

news_top_970_100
Инстачы Рәсим Фасыйховка каз көтүчесе булып эшләргә тәкъдим иткән
Салават Камалетдинов

Җырчы Раяз Фасыйховның энесе Рәсим шаян видеолар төшерә. Шул рәвешле, инстачыларның кәефен күтәрә.

Яңа куелган видеода каз бәбкәләрен «әйдәгез, керәбез» дип моңлы итеп җырлап чакыра ул. Бәбкәләр дә аның тавышына ияләшкән ахры, өйгә таба йөгерешәләр.

Комментарийларда калдырган смайликларга караганда, инстачыларның кәефе күтәрелгән.

«Истаграмнан карап, бибиләрегезне үстереп бетерәбез инде»;

«Җаныйларым, ашыга-ашыга кайталар бит»;

«Дәү булганнар инде»;

«Боларнын итләре тәмле булыр инде. Көн дә моңлы җыр тыңлыйлар, концерт карыйлар»;

«Аптыратма инде, йокласыннар», — дип язган Рәсимнең виртуаль дуслары.

«Карантинда каз көтүчесе булып эшләсәгез, баеп бетә идегез инде, сездән оста җыючы юк аларны», — дип идеясе белән уртаклашкан берәү.

«Кибеттә йөрүче, кызлар белән кафеда утыручы хатын-кызлар яки дуслары белән мунчага киткән ир-атларны да шулай чакырып алып булсын инде», — дип комментарий калдырган Альбина Кармышева.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100