Инстачы Лилия Муллагалиевага: «Купшы булып кыланганда авыз сөртү матур түгел»
Җырчы концертта чыгыш ясар алдыннан виртуаль дуслары белән туры эфирга чыккан.
Җырчы Лилия Муллагалиева сәхнәдә чыгышын көткән арада виртуаль дуслары белән туры эфирда аралашкан. Анда ул чәчләрен дә төзәткәли, иннеген дә сөртеп ала, боргаланып, Дубайдан алып кайткан күлмәген дә күрсәтә.
«Бик затлы, күркәм сез», «Бу образ бик килешә», «Матур ханым», — дип комментарийлар калдырганнар җырчының дуслары.
«Хәрәкәтлерегезне бераз тикшерегез. Авыз да сөртәсез, алай эшләү матур тугел купшы булып кыланганда», - дип язучыга җырчы: «Иннек кырыйга чыкмасын дип кенә сөртеп алдым», - дип җавап биргән. «Бу кадәр буянмагыз инде», — дип язган инстачыга җырчы «дәшмим» дигән.