Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Лилия Хәйруллинага: «Ыштаныңны салып, артыңны гына күрсәтәсең калды»

Җырчы чалбарының төймәсен ычкындырып һәм замогын чишеп фотосессия ясаган.

news_top_970_100
Инстачы Лилия Хәйруллинага: «Ыштаныңны салып, артыңны гына күрсәтәсең калды»
«Татар-информ» архивы

Җырчы, өч бала анасы үзенчәлекле фотосессия ясаган. Аның образы топиктан һәм джинсы чалбардан гыйбарәт. Карап торышка әллә ни кыланмаган да кебек, әмма чалбарының төймәсе белән замогын эләктереп тормаган.

«Бу фотосессиягә ныклап әзерләндем: ашауны контрольдә тоттым, һәр көнне спортзалга, диетолог процедураларын йөрдем. Җиңел булмады, әмма яхшырак та тырыша ала идем», — дип язган җырчы.

Инстачыларның бер өлеше бала имезгән ананың шәп буй-сынына «ах» иткән.

«Ыштаныңны салып, артыңны гына күрсәтәсең калды. Калганын бөтенләй күрсәтеп бетердең, тәртипсез хатын. Кешедән оялмыйсыңмы?»;

«Яхшымы-яманмы, син өч бала анасы. Җитмәсә, артист булып йөргән буласың», — дип комментарий калдыручылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100