Инстачы Илсөя Бәдретдиновага: «Гаилә учагын, мәхәббәтне һәм иреңне саклый алмадың»
Җырчы бу сүзләрне язучыга мисал китереп, җавап язган.
«Агачларны күп утырттым мин. Малай үстердем. Өй салдым! Тәмле төшләр сиңа — мужик!» — дип язган Илсөя Бәдретдинова инстаграм челтәрендә.
Инстачыларның кайберләре бу сүзләрдән көлсә, икенчеләре алкышлаган.
«Әйе, сез молодец. Агач утырткансыз, малай тапкансыз һәм тәрбиялисез, йорт салгансыз, ирегез ярдәме белән карьера ясадыгыз. Әмма гаилә учагын, мәхәббәтне һәм ирегезне саклый алмадыгыз. Бу сезне гаепләү түгел, кызганычка, шулай да була», — дип язган берәү.
Җырчы бу кыю комментарийны җавапсыз калдырмаган.
«Сез хәзер куркыныч әйбер язасыз. Аллам сакласын диегез дә, бүтән алай язмагыз! Күптән түгел миңа бер хатын яза: «Иреңне сакларга идең. Гаиләне хатын тотып торырга тиеш! Менә минем кебек яратып кына, бәлешләр генә салып торырга идең. Өч балам, менә дигән гаиләм. Шулар өчен яшим! Бер айдан идеаль гаиләдән ире өч баласын, башкаларга акыл өйрәтеп ята торган яхшы хатынын ташлап чыгып китте», — дип мисал китергән ул.
Комментарий авторы тынычлана алмаган. «Без ирем белән 36 ел яшибез. Мин ул кемдер янына чыгып китәр дип курыкмыйм. Ә аның авыруыннан һәм үлүеннән куркам», — дип тагын бер комментарий калдырган.
Бу акыл өйрәтүче инстачыны башкалар да тәрбияләргә тырышып караган.