Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Илсөя Бәдретдиновага: «Чукынчык, чибәр дә инде үзең»

Җырчы тамашачыларына яңа образын күрсәтте.

news_top_970_100
Инстачы Илсөя Бәдретдиновага: «Чукынчык, чибәр дә инде үзең»
«Татар-информ» архивы

Илсөя Бәдретдинова тамашачыларга яңа сезонда булачак образын тәкъдим итте.

«Язга кадәр 180 концерт планда! Дөньялар тыныч булсын! Үзебез исән-сау булыйк! Кәеф булсын! Көтә-көтә арып беттек инде», — дип планнары белән дә бүлешкән җырчы.

Җырчының киеменә ишарәләп, беренче комментарийны артист Данир Сабиров язган: «Минем сезнең гаскәрдә хезмәт итәсем килә». Аңа тагын бер инстачы кушылган: «Минем дә сезнең белән буласым килә. Җырлый белмим. Шофер булырга да риза». «Үз казармагызга сакчы итеп булса да алыгызчы», — дип үтенгән икенчесе.

Илсөянең образына коллегалары да «ах» иткән.

«Бу чаклы матур булмыйлар инде», «Сөбханаллаһ костюмы. Чигүчегә Ходай исәнлек бирсен. Илсөябезне бигрәк матур киендерәләр», «Үтерәсең син. Каян гына табып бетерәсең бу матур формаларны», «Чибәр инде, чукынчык. Арыш капчыгы кидерсәң дә килешер», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100