news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачы Илсөя Бәдретдиновага: «Бозаудан үгез ясау сездән тора инде»

Җырчы виртуаль дуслары белән сөйләшкән.

news_top
Инстачы Илсөя Бәдретдиновага: «Бозаудан үгез ясау сездән тора инде»
«Татар-информ» архивы

Илсөя Бәдретдинова матур вә серле, ятып төшкән фотоларын инстаграм сәхифәсенә куйган да: «Киви ашыйсым килә, лимон, гранат һәм тозлы әйберләр… Организмга нидер җитми, да? Йокламагыз, сөйләшик әле», — дип язган.

Инстачыларга шул гына кирәк тә инде, киңәшсез калдырмаганнар.

«Ятып торыгыз, бәлки узар»;

«Әтисе кем? Бизнесмен, продюсер, тәкъдим ясаган абый?»;

«Бу кадәр эшләвеңә синең, әллә нәрсә дә ашыйсың килер»;

«Кияүдә булдың инде, улың бар, тәҗрибәң бар, хәзер үзеңне ярат инде»;

«Миңа кунакка кайтыгыз әле, итле, балыклы әйберләр ашарбыз»; — дигән комментарийлар калдырганнар.

«Илсөя, сез, ниһаять, өлгереп беттегез, сезне өзеп алучы гына кирәк», — дип язучы белән җырчы арасында диалог булган.

«Бозаулар килә дә карап тора», — дип язган җырчы.

«Бозаудан үгез ясау сездән тора инде», — дигән инстачы.

«Ясап туйдырды, әзерләре булмыймыни аның?» — дип язган җырчы.

«Булгалый, әмма алар музейдагы экспонатлар шикелле берәр генә экземпляр була», — дигән комментарий белән диалог тәмамланган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар