Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Гүзәлиягә: «Кешегә ярарга тырышма, барыбер начар булып каласың»

Автор-башкаручының виртуаль дуслары да үзенә «охшаган» икән.

news_top_970_100
Инстачы Гүзәлиягә: «Кешегә ярарга тырышма, барыбер начар булып каласың»
https://www.instagram.com/guzelyi/

Мәскәүдә яшәүче автор-башкаручы Гүзәлия кешеләргә гел яхшы булсын өчен тырышуы турында язган.

«Мин еш кына, кеше уңайсыз хәлдә калмасын дип, нәрсәнедер күреп җиткермәгән кыяфәт чыгарам. Мин кайвакыт башкаларның хыяллары челпәрәмә килмәсен дип дәшми калам. Ә кайвакыт кешегә теләктәшлек күрсәтү йөзеннән башка сыймаслык нәрсәләр дә сөйлим», — дигән ул.

«Кешеләр, ә ни өчен сез дә шулай ук эшли алмыйсыз?» — дип виртуаль дусларына сорау да биргән автор-башкаручы. Гүзәлиянең виртуаль дуслары да нәкъ үзе кебек икән, ә алай эшләмәүчеләр аның дуслары арасында юк.

«Без бер фикердә, бер агымда»;

«Кем нәрсә белән тулы, шул түгелә. Димәк, сез олы күңелле, нәзакәтле, тәрбияле кеше. Бөтен кеше дә андый түгел! Шулай булса, яшәве дә күпкә матуррак булыр иде!»;

«Без кешеләргә шулай булганга, алар шуңа өйрәнгәннәр. Башкача эшләп кара, бер дулкында булачаксыз. 100 процент шулай булачак»;

«Аның каравы, яхшы күңеллеләргә яшәве авыргарак туры килә. Бер уңай ягы бар: намус таза!»;

«Гүзәлия, җаным, кешегә ярарга тырышма, барыбер начар булып каласың. Үзеңне күбрәк ярат, син аңа лаек!»;

«Беренчедән, матурсың, икенчедән, күпме генә авыз пешсә дә, күңелең чиста икән, кешегә начарлык эшләмисең шул, үч итеп тә!»;

«Син бик акыллы хатын»;

«Кешеләргә ярарга тырышма», дип комментарийлар калдырган Гүзәлиянең инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100