Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Гөлназ Шәрипҗановага: «Апаем, бигрәк шапшак хатын син!»

Иҗади гаилә кичке ашны туры эфирда пешергән видео куйды.

news_top_970_100
Инстачы Гөлназ Шәрипҗановага: «Апаем, бигрәк шапшак хатын син!»
Рамил Гали

Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар туры эфирда аджарча хачапури пешергән видео куйдылар.

Инстачыларның берничәсе генә рецепт белән кызыксынган, калганнары Шәрипҗановларның аш-су бүлмәсен, савыт-сабаларын һәм киемнәрен тикшергән.

Видеода күренгәнчә, хуҗабикәнең куна тактасы тузган, камыр савытының бер кырые эрегән. Инстачылар бу хакта комментарий язмый кала алмаган, әле Гөлназның киемен дә гаепләгәннәр.

«Гөлназ, апаем, бигрәк шапшак хатын син. Синең өчен бүтән җырчылар алдында оят. Иң яхшысы, өеңдә төшкән фото һәм видеоларны куйма инде»;

«Матуррак шорты яки күлмәк киеп булмадымы?»;

«Куна тактагызны алыштырыгыз инде»;

«Ууу тактагыз, мондагы микроблар. Камыр баскан савытыгызны да алыштырыгыз»;

Гөлназны яклаучылар да табылган: «Матур такталар әйбер пешермәгән кешедә генә була. Шортигы да килешле, буй-сыны матур. Гөлназ кырыкка җитмәгән әле, халат кияргә өлгерер», «Ярар, өйрәнерләр әле, бар нәрсәдән гаеп эзләмәгез. Тормыш өйрәтә ул, тактасын да, табагын да алыштырыр».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100