Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Фәрит Таишев турында:«Мондый әти белән дүрт бала түгел, унны да табарга була»

Ландыш Нигъмәтҗанова ире белән кызы машинада җырлап барган видео куйган.

news_top_970_100
Инстачы Фәрит Таишев турында:«Мондый әти белән дүрт бала түгел, унны да табарга була»
https://www.instagram.com/landyshnigmatjanova/

Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова балалары белән машинада бара. Фәрит Таишев Юрий Антонов репертуарыннан «На высоком берегу» җырын җырлап бара, аңа кызы Ләйлә дә кушыла.

«Мондый әти белән дүрт бала түгел, унны да табарга була», - дип язган инстачыны бик күпләр хуплап алган.

«Супер әти»; «Искиткеч матур тавышы», «Бигрәк матур җырлый», «Нишләп сәхнәдә җырламый икән? Бик матур җырлый бит», — дип сокланган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

Ләйләнең әтисенә охшавын, Гомәрнең наян, гомумән, аларның үрнәк гаилә булуларын да язганнар.

Әлбәттә, гаеп эзләүчеләр һәм киңәш бирүчеләр дә табылган.

«Нишләп рус җырларын җырлыйсыз, сез бит үзегезне бик каты татар балалары итеп күрсәтәсез?» - дип язучыга инстачылар «русча җырларга ярамыймыни», «юктан гаеп эзлисез» кебек комментарийлар белән дәррәү кубып «ташланган».

«Җырлап барганчы, юлга кара, юл хаталарны гафу итми, бигрәк тә балалар белән барганда», «Җырларга тырышмагыз рульдә барганда», — дип киңәш иткән кайбер инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100