Инстачы Эльвира Хамматовага: «Аяк үлчәмегез зур икән»
Җырчы директка килгән хатларны күрсәтте.

Эльвира Хамматова инстадуслары белән үзенә килгән хатлар белән уртаклашкан. Аларда җырчыны энәсеннән җебенә кадәр тикшергәннәре күренә.
«Директка сездән килгән хәбәрләрне укырга яратам. Арада ниндиләре генә юк — «Ул аякларыңны һавага болгап нишләп ятасың?», «Килешми», «Күренә», «Бик матур», «Кайда бу студия?», «Керфекне кемдә ясатасыз?», «Аяк үлчәмегез зур икән», «Сез кияүдәме?»
Рәхәтләнеп укыйм! Кәефемне күтәрүчеләр дә, төшерүчеләр дә — сез. Ничек кенә булмасын, бер-беребезне карап барабыз икән инде, каты бәрелмик. Уен-көлкегә, шаяруга урын калдырыйк, ә матурын гына күрә белүчеләргә рәхмәт. Утыз яшькә кадәр бик җитди итеп яшәп карадым инде мин, җитәр дидем», — дип язган җырчы.