news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачы Данир Сабировка: «Кәбестә суы эчеп, малай ясап булмый»

Пародистның хатыны юлда ирен брокколи кәбестәсе белән сыйлаган.

news_top
Инстачы Данир Сабировка: «Кәбестә суы эчеп, малай ясап булмый»
«Татар-информ» архивы

Инстачылар Данир Сабировның брокколи кәбестәсен тәмләп ашап утыруына шаккаткан. Бер ишләре артистның дөрес туклануына, икенчеләре ир башы белән итсез яшелчә ашап утыруына аптыраган.

«Ир-атка ит ашатырга кирәк», «Нинди яшел масса тутырасың син», «Печән ашап кына туямы соң ул?», «Минем ирем үлән ашарга мин кәҗәме дияр иде», «Чирәм ашап азаплама үзеңне, кабыргасы белән ит аша», «Болай булгач, өченчесе дә кыз була инде. Кәбестә суы эчеп, малай ясап булмый ул, дип әйтә иде әткәй», «Моны ашар өчен минем ирем ничек ачыгырга тиеш», — дип комментарий калдырган кәбестәне өнәмәүчеләр.

«Молодец, дөрес туклануны һәркем дә булдыра алмый», «Брокколи бик файдалы ул. Салкын килеш тә, җылы килеш тә тәмле», дип язган икенче төркем.

«Әнә, хатыны иренә нинди гашыйк күзләре белән карый. Хатын-кызлар, үрнәк алыгыз», — дип киңәш иткән берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар