Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачы Азат Фазлыевка: «Алсуны сакла, урлап китмәсеннәр»

Алсу Фазлыева яңа фотолар куйган.

news_top_970_100
Инстачы Азат Фазлыевка: «Алсуны сакла, урлап китмәсеннәр»
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Алсу Фазлыева яңа фотолар куйган һәм хәзерге акылы белән 18 яшьтә булганда үзенә әйтәсе килгән сүзләрен язган.

«Әти-әниең белән күбрәк вакытны уздырырга тырыш. Мөмкинлегең булган саен алар янына кайт.

Күбрәк укы. Мөмкинлегең булса, өстәмә курсларга йөр. Гел үсештә бул.

Вакыты җиткәч, ышанычлы мәхәббәтеңне барыбер очратачаксың. Шуңа күрә, гашыйк булып, беркөнлек хисләргә бирелеп, башыңны югалтып йөрмә.

Кыю бул!

Вакытның һәм булганның кадерен бел!

Юкка борчылып вакытыңны әрәм итмә, сине зур киләчәк көтә», — дип язган ул.

Җырчының кайбер виртуаль дуслары аның белән килешкән, алар да үзләренә нәкъ шул сүзләрне әйтәсе килүләре турында язган.

Инстачылар җырчының көннән-көн гүзәлләнүе, чибәрләнүе турында язган һәм ире Азатны да кисәтергә онытмаганнар.

«Азат, Алсуны сакла, урлап китмәсеннәр», — дип язган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100