Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаблогер кыз мунчада туган көнен бәйрәм иткәндә өч кеше һәлак булган

Яшьләр бассейнга «коры боз» салган һәм шуннан соң барлыкка килгән углекислый газ белән агуланган.

news_top_970_100
Инстаблогер кыз мунчада туган көнен бәйрәм иткәндә өч кеше һәлак булган
https://pixabay.com/

Мәскәүдә мунчада бәйрәм оештырган вакытта өч кеше үлгән, җиде кеше зыян күргән. Бу турыда «Москва» яңалыклар агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

«Туган көнен үткәрергә җыелган кызның ире үлде. Җиде кеше зыян күрде», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

28 февральдә кичке якта матбугат чаралары «инстаблогерша Екатерина Диденко туган көнен үткәргәндә гадәттән тыш хәл булган» дип язды. «Московский комсомолец» сайты хәбәр иткәнчә, биредә инстаблогерша Екатерина Диденко 29 яшьлек туган көнен уздыру өчен дусларын җыйган. Мунчага егермеләп кеше килгән. Бассейнга 25 килограмм чамасы «коры боз» салгач, яшьләр углекислый газ белән агуланган, диелә бу хәбәрдә.

Екатерина социаль челтәрләрдә үзе хәбәр иткәнчә, өч кешене реанимациягә алып китәләр. Ул үзе исән кала. Ире (Валя) реанимациядә булуын әйтә.

«Интерфакс» агентлыгы 25 яшьлек егет белән кыз урында ук үлүен, 32 яшьлек ир-атның реанимациядә вафат булуын язды. Җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне башкаланың баш идарәсенә тапшырырга кушкан.

Соңрак Екатерина Диденко социаль челтәрләрдә хәбәр таратты. Ул үзенең ире һәм дуслары үлүен әйтте. «Безнең белән Валя юк инде. Наташа да юк, Юра да юк. Булдыра алмыйм… Мин мәгълүмат таратмау турында имза куйдым, башка берни дә әйтә алмыйм», — дип сөйли Екатерина елый-елый.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, «кемдер бассейнга „коры боз“ салган». Химик реакция башланган, углекислый газ бүленеп чыккан. Ике кеше бер сәгать эчендә үлгән, Екатеринаның ире Валентин реанимациядә вафат булган. Тагын ике кешенең тәнендә химик пешү булган, аларның гомере өчен табиблар көрәшә, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча Тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, 28 февральдә Мәскәүнең Коломенское юлында урнашкан мунча комплексында 18 кеше туган көн бәйрәм итә. Визуаль эффектлар ясау өчен химик матдә куллану нәтиҗәсендә ике кеше урында ук үлә. Бәйрәмдә катнашучы берничә кеше хастаханәгә озатыла. Аларның берсе, табиблар тырышуына карамастан, вафат була.

Тикшерү барышында мунча хезмәткәрләрен сораштырганнар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100