news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инсайдер: «Рубин» белән контрактны вакытыннан алда өзгән өчен, Рәхимов 36 млн алачак

news_top
Инсайдер: «Рубин» белән контрактны вакытыннан алда өзгән өчен, Рәхимов 36 млн алачак
Фото: rubin-kazan.ru

Инсайдер Иван Карпов хәбәр иткәнчә, Рәшит Рәхимов, «Рубин» белән контрактын вакытыннан алда өзгән өчен, якынча 36 миллион сум алырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Искәртеп узыйк, белгечнең Казан клубы белән килешүе 2026 елның июненә кадәр гамәлдә.

Чыганак мәгълүматларына караганда, бүген, 12 гыйнварда, Рәхимов Казанга очып килә һәм җитәкчелекнең аны вазифасыннан алу турындагы карарын кабул итә.

«Рубин»ның яңа баш тренеры итеп Франк Артига билгеләнергә тиеш. Чыганак хәбәр итүенчә, испан белгече дә бүген Татарстан башкаласына килеп, контрактка кул куярга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар