news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инсаф хәзрәт Ибәтуллин: «Тулган Ай күргәч, Аллаһны зурлыйк»

«Аллаһы Тәгалә Җир, Кояшны, йолдызларны бар кылган, алар - Аллаһның Кодрәтен күрсәтә торган бер галәмәт. Ай башы булсынмы, тулы ай булсынмы – кешедә, беренче чиратта, шушы фикер уянырга тиеш»», - ди хәзрәт.

news_top
Инсаф хәзрәт Ибәтуллин: «Тулган Ай күргәч, Аллаһны зурлыйк»
Фото: © «Татар-информ»

Соңгы арада ап-яз күк йөзендә тулган Ай күреп, бик күпләр гаҗәпкә кала, фотога төшерә, төрле фаразлар, хорафатлар тарала. Күпләр Айның матурлыгына соклана, кемнәрдер куркуга да кала.

Ислам динендә Айга карата нинди фикерләр бар – Казанның «Дин Ислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин шул турыда аңлата.

Инсаф хәзрәт, без Айны күк җисеме буларак беләбез. Ислам динендә ул нинди әһәмияткә ия? Тулган Ай күрсәң, нәрсә эшләргә кирәк?

Ай, Кояш, йолдызлар – Аллаһның Бөеклеген күрсәтә торган галәмәтләр. Аллаһы Тәгалә Җир, Кояшны, йолдызларны бар кылган, алар – Аллаһның Кодрәтен күрсәтә торган бер галәмәт. Ай башы булсынмы, тулы ай булсынмы – кешедә, беренче чиратта, шушы фикер уянырга тиеш.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең яңа ай туган вакытта укый торган догасы бар. Ул дога китапларында китерелә.

اللَّهُ أَكْبَرُ، اللَّهُمَّ أَهِلَّهُ عَلَيْنَا بِالْأَمْنِ وَالْإِيمَانِ، وَالسَّلَامَةِ وَالْإِسْلَامِ، وَالتَّوْفِيقِ لِمَا تُحِبُّ وَتَرْضَى، رَبُّنَا وَرَبُّكَ اللَّهُ

Аллаһу әкбәр! Аллаһүммә әһилләһү гәләйнә биль-әмни вәль-иймән, вәс-сәләмәти вәль-исләм, вәт-тәүфиикы лимәә тухиббү вә тәрдаа! Раббүнәә вә раббүкә-Ллааһ!

«Аллаһ Бөек! Йа Раббым Аллаһ, шушы киләчәк айны (вакыт) безгә имин ит. Йа Раббым, иман, белән бәрәкәт белән, ислам алып килә торган ай булсын. Шушы айда Үзең яраткан гамәлләрне безгә насыйп ит. Аллаһы Тәгалә Син безнең Раббыбыз, һәм шушы айның да Раббысы – Аллаһ», – дип Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм дога кыла торган булган.

Халык телендә бу доганы ишеткәнегез бардыр. Безнең якларда аны болайрак дип әйтәләр:

«Ай күрдем аман белән,

Авызым тулсын иман белән.

Бу аем да үтсә иде

Бәхетле көннәр белән.

Шул айларда вафат булсам,

Үткәр Ходам, иман белән,

Йа Раббым, йа Аллаһым

Бу аебыз хәерле, имин, бәрәкәтле булса иде».

Әби-бабайларыбыз безне шул рәвешле дога кылырга өйрәтә иде. Моны Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм догасының тәрҗемәсе дип аңларга да була. «Аман белән» – ай күрдем иминлектә, «авызым тулсын иман белән» – иманда булыйм. Бу аем бәхетле үтсә иде, шушы айларда вафат булсам, иман белән китсәм иде, бу айны бәрәкәтле, имин тыныч итсәң иде… Бу дога ай башында – урак рәвешендә айны күргәч әйтелә.

Тулы айны да, яңа туган айны да күргәч «СүбехәнАллаһ» дип карарга кирәк. Аллаһның Бөеклегенә соклану кирәк, «Ай бигрәк матур дип», айның үзенә соклану кабул ителми. Аллаһ Айны матур иттереп, юктан бар кылды, ул яктырта, безне гаҗәпләндерә, хушны ала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм тулы айны күргәч, бу айның төннәрендә була торган явыз эшләрдән, начарлыклардан Аллаһка сыеныр өчен мондый дога кылган: «Йа Раббым Аллаһ, шушы айның төннәренә булган начар гамәлләрдән Раббым Сиңа сыенам».

أَعُوذُ بِاللَّهِ مِنْ شَرِّ هَذَا الْغَاسِقِ إِذَا وَقَبَ

«Әгүүзү билләәһи мин шәрри һәәзәл-гаасикы изәә вәкаб»

«Караңгылык каплаганда, шушы караңгылык иясенең (айның) явызлыгыннан Аллаһка сыенам»

Яңа туган ай, тулы айны күргәндә, дога кылырга, «СүбехәнАллаһ» дип зекер әйтергә кирәк, сокланып карарга кирәкми, ә шушы айның матурлыгын биргән Аллаһ Тәгаләгә мактаулар әйтү хәерле булыр.

Фотода Инсаф хәзрәт Ибәтуллин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар